Уен-сәяхәт "Күңелле интернет"

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе 1 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган “Күңелле интернет” уены-сәяхәте үткәрде. Балалар “Исәпләү техникасы дөньясында” дигән китап күргәзмәсендә әдәбият белән таныштылар. Китапханәче төрле зарарлы мәгълүмат төрләре турында сөйләде: нәрсә ул спам, вируслар; интернет-мошенниклар челтәренә ничек эләкмәү турында кызыксынып тыңладылар. Балаларга челтәрдә әдәпле аралашуның һәм үз-үзеңне тотышның элементар кагыйдәләре, чит кешеләрнең шәхси мәгълүматлары белән сакчыл мөгамәлә турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International