«Китапханәдә кунакта» экскурсия-танышу

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген Манзарас авылы балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар  С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова балалар өчен «Китапханәдә  кунакта» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китап дөньясына сәяхәт итте, «китап йорты» ның иң зур серләрен белде: китапханәдә кем эшли, нинди китаплар бар, нәрсә ул «абонемент», «уку залы», «формуляр», «китап күргәзмәсе», китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты, балалар китаплар һәм журналлар карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International