2022 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 36 ел тулды. Техноген катастрофаны ликвидацияләүчеләр югары радиация зонасында булганда ил алдында зур җаваплылык тойдылар. Тормыш һәм сәламәтлекне куркыныч астына куеп, алар алдына куелган бурычларны үтәделәр, атом станциясендә эшләделәр.
Кукмара муниципаль районында авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүче утыз ике ликвидатор һәм аларның тол хатыннары яши. Кукмара районында бу мөһим вакыйга уңаеннан чара узды, анда катнашучылар техноген катастрофалар ликвидаторлары каберләрендә булдылар һәм чәчәкләр салдылар. Аннан соң район үзәк китапханәсендә Үз мәсьәләләрен алып баручы службалар һәм ведомстволар белән очрашу-түгәрәк өстәл булды. Очрашу ахырында район мәдәният йортында «Эхо Чернобыля»фильмы күрсәтелде.