«Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

       Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

      Агротерапия - сәламәтлекләре какшаган балаларны тернәкләндерүнең яңа ысулы, балалар хезмәткә тартыла, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.

II коррекция төркеме балалары тәрбияче Яковлева Г.Г. белән бергә чәчәкләр, яшелчә үсентеләре үстерәләр. Балалар  аларның ничек үскәнен кызыксынып күзәтәләр.

     Бу түгәрәкнең максаты - бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карарга, аларга яктылык, җылылык кирәк икәнлеген төшендерү, балаларның танып - белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү турында балаларның күзаллауларын киңәйтү.

      Коллектив эш балаларны берләштерә, аларда хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык тәрбияли, шатлык тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International