29 апрель көнне район мәдәният йортында халыкара бию көненә багышланган "Шома бас" район бәйгесе үтте. Бу бәйге мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Бәйгедә җитмештән арттык коллектив һәм дүртйөзгә якын үзешчән артист катнашты.