Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Җиңү көне алдыннан хезмәт буенча инструктор тәрбияләнүчеләр өчен «Георгий тасмасы Җиңү көненә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
«Георгий тасмасы» - ул батырлык, хәтер һәм һәлак булган сугышчыларга хөрмәт билгесе.
Мастер-классның максаты - Җиңү көненең яңа символы белән танышу, сугыш ветераннарына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү.