29 апрель көнне Нырты авыл җирлегендә май бәйрәмнәре алдыннан төзекләндерү һәм тиешле санитар халәткә китерү максатыннан, авыл җирлегендә мәдәният, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләрен һәм җирле администрацияне җәлеп итеп, үз территориясендә өмә үткәрделәр. Барысы да намус белән эшләде һәм территориянең чисталыгы булсын өчен бөтен көчен куйды. Авылларга беркетелгән участоклар чүп-чардан тулысынча чистартылды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Альберт улы хакимият исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән чисталык һәм тәртип урнаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.