“Экояз - 2022” экология айлыгы кысаларында, балаларда экологик кагыйдәләр һәм закончалыклар белемнәрен ныгыту, экологик хәлләрне хәл итү максатыннан, 28 апрельдә “Сардекбаш урта мәктәбе” мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе Л.Р. Шәрәфетдинова “Экологик светофор” дидактик уенын уздырды. Өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары, тәкъдим ителгән экологик ситуацияләргә карап, кызыл, сары яки яшел төстәге түгәрәкләрне сайладылар.