Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү балага әйләнә-тирә мохиттә ориентлашырга, аны дөрес аңларга, аңа сакчыл карарга ярдәм итәчәк. Туган табигатьнең матурлыгын күрергә һәм аңларга, тере табигатькә сакчыл карарга, экология өлкәсендә билгеле бер белемнәр тапшырырга өйрәтү – балалар бакчасында экологик эшнең максаты. Ел саен безнең балалар бакчасында «Экологлар көне» үткәрелә. Һәр яшь төркемендә төрле чаралар һәм акцияләр: әңгәмәләр, уеннар, күңел ачу, күргәзмәләр үткәрелде..jpg)