Уртанчылар төркеме балалары белән балалар бакчасының урман зонасына язгы экскурсия үткәрелде. Тәрбиячеләр балалар белән “Табигатьне яклаучылар кемнәр алар?” , "Табигать кешегә үпкәли аламы?” , "Шундый төрле агачлар", “Табигать белән ничек дуслашырга?” , "Кеше һәм аның изге эшләре", “Планетаны чүп-чардан сакла” дигән темаларга әңгәмә үткәрделәр. Бик мавыктыргыч экскурсия булды. Балалар уңай эмоцияләр алдылар. Әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк!