"Экологлар-мәктәпкәчә яшьтәге балалар" һәм "Яшь табигать сакчылары" табигать саклау социаль-белем бирү проектлары кысаларында кече төркемдә «Экологиягә багышланган» дигән экологик бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: әкият геройлары-экологлар ярдәмендә урман һәм анда яшәүчеләр турында күзаллауны киңәйтү, уен эшчәнлеге ярдәмендә балаларда экологик белемнәр формалаштыру, танып-белү активлыгын үстерү, балаларның сүзлек запасын баету, табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан караш тәрбияләү.