Балалар бакчасы коллективы ата-аналар белән бергә 2022 елның 30 апрелендә "Кукмара" чаңгы базасында узган "Чиста уеннар"экоквестында катнашты. Проектның кураторы-Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы. Чара җәмәгатьчелек игътибарын табигать пычрану проблемасына җәлеп итү максаты белән үткәрелде. "Чиста уеннар" - яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары. Аларда катнашучылар чүп-чар җыю һәм сортировкалау буенча ярышларда катнаша, интерактив станцияләргә йөри һәм призлар ота. Экоквестта 30 команда катнашты. Безнең балалар бакчасыннан ике команда иде. "ЭкоРомашка" педагоглар командасы-3, "Ромашка" ата-аналар командасы - 8 урынны алды. 1-8 урыннарны алган командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручыларга кызыклы проект өчен рәхмәт белдерәбез. Без-чиста табигать өчен!.jpg)