Язгы күңел ачу

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

"ЭКОяз - 2022" республика акциясе кысаларында, Экологик культура формалаштыру максатыннан, барлык яшь төркемнәрендә язгы күңел ачулар узды. Тәрбияләнүчеләр Туган табигатькә багышланган чараларда зур кызыксыну белән катнаштылар. Балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар,   җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына багышланган шигырьләр укыдылар. Бу бәйрәм балаларга яңа белемнәр алырга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләргә  ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International