Республика мәдәни-мәгариф проекты«Укучының мәдәни көндәлеге”

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2014 елдан бирле республика мәдәни-мәгариф проекты кысаларында, 1-4 сыйныф укучылары арасында «Укучының мәдәни көндәлеге” гамәлгә ашырыла. Укучылар ел дәвамында әти-әниләре, укытучылары белән бергәлектә  мәдәният йорты, китапханә, музейларга, башка шәһәрләрнең истәлекле урыннарына барып, мәдәни көндәлектәге биремнәрне эшләп, үзләренең хис-кичерешләрен язып, теркәп барды. Китапханәчеләр әлеге проект кысаларында китапханәләрдә, мәктәпләрдә актив рәвештә чаралар уздырды. Казан, Алабуга, Болгар, Зөягә виртуаль экскурсияләр оештырды, Татарстан язучылары, рәссамнары, музыкантлары иҗаты белән таныштырды. 5 май көнне С.В.Михалков исемендәге Кукмара балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проектына нәтиҗәләр ясалды. Без җиңүчеләрне котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез!

Газизуллина Ралина – 1 класс, МБОУ “Большекукморская средняя школа им.М.М.Мансурова;

Минигалиева Исламия -  2 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»в с.Копки;

Шаймарданова Малика – 3 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»в с.Копки;

Галин Тимур -  4 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»

в с.Копки;

Газизуллина Ильмира Ильфаровна - “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүче!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International