5 май көнне район мәдәният йортында РФ герое генерал-лейтенант В.Г. Асапов исемендәге махсус әзерлек үзәге начальнигы, Лукоянов Владимир Николаевич белән очрашу булды. Очрашу кысаларында тематик концерт, корал белән дөрес куллану дәресләре һәм безнең илдә җиңел ату коралларының үсеше турында күргәзмә оештырылды. Очрашуда үзәктә шөгыльләнүче яшьләр һәм Кукмара шәһәренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.