2011 елгы командалар арасында хоккей турниры булып узды.

2022 елның 6 мае, җомга

2022 елның 3 маеннан 5 маена кадәр Свердловск өлкәсенең Кургановада  2011 елгы командалар арасында хоккей турниры булып узды.  Турнирда Реж, Кукмара, Салехард, Чиләбе, Түбән Тагил, Екатеринбург шәһәрләреннән командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Илдар Ганиев җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы икенче урынны яулады. Призерлар кубок, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

     «Олимп» спорт мәктәбе администрациясе «Кукмара металл савыт-саба заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Азат Ясави улы Заһидуллинга хезмәттәшлек һәм спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International