"Экояз - 2022" экология айлыгы кысаларында Сардекбаш урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә балаларның актив позициясен формалаштыру максатыннан "Без кәгазьне җыярбыз - Россиядә урманны саклыйбыз" акциясе үткәрелде. Тәрбияче Шәрәфетдинова Л.Р. макулатура җыю агачларны һәм урманнарны коткарырга ярдәм итүе турында әңгәмә үткәрде.