"ЭКОяз - 2022"

2022 елның 6 мае, җомга

"ЭКОяз-2022" республика акциясе кысаларында Кичке мәктәптә территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм педагогик коллективы читтә калмады һәм «Чүпләмәгән җирдә чиста" дигән девиз астында үткәрелгән чарада актив катнашты. 11 сыйныф җитәкчесе "21 гасырның экологик проблемалары» дигән темага сыйныф сәгате, «Калдыкларны аерым җыю» дигән әңгәмә үткәрде. 12 нче сыйныф җитәкчесе «Без киләчәк өчен җаваплы»  дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International