Чарлы урта мәктәбе территориясендә өмә булып узды. Сыйныф җитәкчеләре үз укучылары белән үз кишәрлекләренә тәртип салырга чыктылар.
Территорияләрне чистарту буенча өмә үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру буенча чаралар планы төзелде, һәр төркемгә территориягә җаваплы кешеләрне күрсәтеп участок беркетелде, өмәдә эшләгән вакытта куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.
Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм педагоглар территорияне бик теләп тәртипкә китерделәр. Барысы да күтәренке рух белән эшләделәр: кемдер яфракны себерде, кемдер аны кучкаларга күмде, кемдер капчыкка җыеп чүп – чар бакларына кертте. Арыган, әмма яхшы кәеф белән эшне тәмамладылар.