"Ишегалды белән җырлыйбыз" акциясенә кушылып , Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт каршысында бәйрәм чарасы оештырылды. Зур Сәрдек җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды.