2022 елның 7-9 май көннәрендә Чабаксар шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Казан, Кукмара, Чабаксар, Киров, Новочебоксар шәһәрләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Таһир Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Олимп» командасы икенче урынны яулады. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Фәннур Гәрәев танылды.