“Табигать-могҗиза” конкурс-уен программасы

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Олимп» спорт мәктәбенең «Хоккей» бүлекчәсендә тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Китапханәче Гөлфия Хафизова “Табигать-могҗиза” исемле конкурс-уен программасы үткәрде. Алар табигать турында төрле сорауларга җавап бирде, яхшы белемнәрен күрсәтте. «Кызыл китап» китап белән танышты, китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыккан хайваннар турында белде. Чара китапларга күзәтү һәм видеоклип карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International