Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Кукмара шәһәренең 1нче «Каенкай «балалар бакчасы коллективы Вахитов урамыннан Ш.Мәрҗани урамына кадәр үз территориясен җыештырды. Һәркем бу эшкә үз җылылыгының бер өлешен кертте.
Табигатькә мәхәббәт, аңа сак караш тәрбияләү максатыннан, кече яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, төркем тәрбиячеләре белән берлектә, «Без чиста планета өчен» дигән темага кул белән рәсем ясау традицион булмаган техникасын кулланып күмәк эш оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)