2022 елның 17 маенда Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Э. А. булып китте.
Эльмира Әмир кызы тернәкләндерү үзәге бинасын, белгечләр кабинетларын, һөнәри остаханәләрне карады. Шулай ук ул Тернәкләндерү үзәге территориясен, уен һәм спорт участокларын, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тулы канлы ялы өчен шартлар тудыруны карады.
Үзәк белгечләре министрга «инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру»программасы буенча ел саен алына торган җиһазларны реабилитацияләүдә нәтиҗәле файдалану турында сөйләделәр.
Министр шулай ук ата-аналар, балалар белән күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында әңгәмә корды.