Тематик сәгать “Идел Болгарының тарихи-мәдәни мирасы”

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,  Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мөселман мәдрәсәсенең “Мөслимә төркеме”  өчен  Идел буе Болгары  дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 тулу уңаеннан “Идел  Болгарының тарихи-мәдәни мирасы” дигән тематик сәгать үткәрде.

Китапханәче,   компьютер презентациясе ярдәмендә, Идел буе Болгары дәүләтенең тарихын  сөйләде, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте. Килгән кунаклар: Дәүләтшина Ләбүдә Әхмәдфид кызы үзенең Болгарга барган истәлекләре белән уртаклашты, Шакирова Халидә Солтан кызы язучы Р. Вәлиевның “Борынгы Болгарда“ шигырен укыды, Кукмара мәдрәсәсе мөгәллимәсе  Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы бу бәйрәмнең зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга икәнен әйтеп үтте. Чара ахырында бергәләп, видеоязмадан шагыйрә Тәслимә Низаминың “Шәһри Болгар“ поэмасын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International