«Зәвыклы татар костюмнары» дәрес-презентация

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

19 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Халыклар китаплар белән дус» проекты кысаларында 4 нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Зәвыклы татар костюмнары» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Укучылар татар халык костюмы төрләре, аның символик әһәмияте, көндәлек һәм бәйрәм милли костюмы үзенчәлекләре белән танышты. “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” татар халык уеннарын күрсәтте.Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International