Китап укучылар конференциясы

2022 елның 20 мае, җомга

19 нчы май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабына  багышланган китап укучылар конференциясы булды. Әлеге чарада районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, укучылар, китап, әдәбият сөючеләр катнашты.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы электрон презинтация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштырып китте. Язучы үзе дә иҗаты, тормышы турында бик тулы һәм кызыклы итеп сөләде.

Алга таба авторның “Хур кызлары” романы буенча фикер алышу булды. Укучылар  җиткергән сорауларга, фикерләргә автор тулы, матур, эчтәлекле итеп җавап бирде.

Әлеге чарага Зиннур Хөсниярның хезмәттәшләре Алсу Габдуллина һәм Зөлфия Гыйльметдиновалар да кайткан иде. Алсу Габдуллина башкаруындагы моңлы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чара ахырында автор китап турында язучыга сорау биргән, үз фикерен җиткергән һәркемгә бүләкләр тапшырды. Соңыннан теләгән һәркем язучыдан автограф алды, аның белән истәлекле фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International