20 май көнне район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мөнәҗәтләр, дини шигырьләр һәм җырларны башкаручылар арасында район бәйгесе булып узды. Бәйгеде 30-дан артык мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар, шигырьләр һәм догалар укучылар, башкаручылар катнашты. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.