15 май көнне Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре әңгәмәләр, спорт чаралары үткәрделәр, әлеге темага презентацияләр күрсәттеләр. Барлык очрашуларда һәм чараларда авыл җирлекләре яшьләре һәм мәктәп укучылары актив катнашты.