"Эко-сумка" - тукыма сумкасы

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Безнең балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияче Файзуллина Л. Р. җитәкчелегендә 19 майда "Эко-сумка"экологик акциясе узды .
"Эко-сумка" - тукыма сумкасы, полиэтилен пакетларны алыштырырга тиешле иң гади конструкция. Бу сумканың өстенлекләре бик күп:алар күп тапкырлы, алар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми, алар күпкә матуррак һәм креативрак. Балаларны эко-сумка белән таныштырганнан соң, табигатьне саклау ягына тагын бер адым ясау турында сөйлибез. Сумкаларны балаларнын әниләре теккән, ә балалар үзләре бизәгән . Алар тукыма өчен махсус буяулар ярдәмендә рәсемнәр ясадылар. Бу сумкаларда балалар, балалар бакчасына уенчыклар, кошлар өчен азык алып килделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International