Славян язуы һәм мәдәнияте көне

2022 елның 24 мае, сишәмбе

24 май көнне район мәдәният йортында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт программасында популяр рус халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Концерт программасын «Калинка» рус халык җыр ансамбле, «ЭВВА» триосы һәм аерым башкаручылар үз чыгышлары белән баетты. Чарада Кукмара шәһәренең дүртенче номерлы  урта мәктәбе укучылары белән төрле бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International