Тематик экскурсия «Идел буе Болгары-буыннар байлыгы»

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1110 ел тулуга багышланган чаралар планы кысаларында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Идел буе Болгары – буыннар байлыгы» дигән  тематик экскурсия үткәрелде.

    Чара барышында балалар Татарстан Республикасы территориясендә моннан мең ел элек барлыкка килгән һәм чәчәк аткан дәүләткә гадәти булмаган сәяхәт ясадылар. Сәяхәт Идел буе Болгары дәүләтенең барлыкка килүе, аның киләчәк үсеше өчен ислам кабул итүнең роле турында сөйләүдән башланды.

      Балалар Борынгы болгарларның тормышы һәм мәдәнияте турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр, ә кайберләре хәтта Болгар музееның матурлыгы һәм бөеклеге турында фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International