Казанда җәйге Универсиада башланырга 11 көн калды.
Узган атнада Казанда җәйге Универсиада чараларының төп күнегүләре узды.
“Без аны универсиада вакытында төрле хәлләр килеп чыккан очракларда әзер булу өчен махсус үткәрәбез”, - дип белдерде күнегүләр башлану алдыннан Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов.
Күнегүләрдә Казаннан һәм районнардан командалар катнашты. Безнең командага иң катлаулы чараларда катнашырга туры килде. Халыкара мәгълүмат үзәгендә акредитация узгач без “Бразилиядән килгән чит ил спортчылары” буларак Казан халыкара аэропортына юл тоттык. Биредә Казан-Дубай самолетына теркәлү уздык. Аннан Универсиада авылына кайттык, кунаклар яшәячәк бүлмәләрдә төн кундык. Икенче көнне исә 32 спорт корылмасында 17 төрдән ярышлар үтте. Шул ук көнне Универсиада авылы территориясендә ресторан ачылды.
Әлеге күнегүләрдә 3465 кеше, шул исәптән 65 волонтер катнашты.
Безнең белән ике көн буе кытай кызы волонтер Хуан Жун булды. Ул тыйнаклыгы, ярдәмчеллеге, таләпчәнлеге белән безгә бик ошады. Без аннан Кытай турында шактый мәгълүматлар да белдек.