«Тәмәке тарту - куркыныч ятьмә» дәрес-кисәтү

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 1 нче гимназиянең Ч.Т. Айтматов исемендәге 7б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Тәмәке тарту - куркыныч ятьмә» дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрде. Укучылар тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән танышты, тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, дөньяда бу начар гадәттән күпме зыян күрүе һәм һәлак булуы турында белде. Чара тәмәке тартуны профилактикалау буенча китаплар күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International