Конкурс нәтиҗәләре буенча Ильвина Руфина «Сокландыргыч - 2022» номинациясендә җиңү яулады, шулай ук «Мини мисс актриса» дип тә танылды.
Казан шәһәрендә «Мини мисс Татарстан – 2022» республикакүләм матурлык һәм талантлар бәйгесенең финал өлеше узды. Районыбыз данын Кукмара беренче гимназиясенең икенче сыйныф укучысы Ильвина Руфина яклады.
«Яшь йолдызчыклар бер атна дәвамында конкурсның финал өлешенә әзерләнде: биюләр өйрәнде, фотосессияләрдә катнашты, дефиле буенча күнекмәләрен ныгытты, үзенең иҗади номерларын кабатлады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ильвина “Сокландыргыч - 2022” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук ул “Мини мисс актриса” дип тә танылды, Мәскәүдә узачак “Россиянең кече талантлары” фестиваленә чакыру белән бүләкләнде», - дип хәбәр итте Ильвинаның әнисе Эльвира ханым.
Ильвина кечкенәдән җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә ярата, музыка мәктәбенең «Сандугач» ансамбленә йөри. Шулай ук ул 4 яшендә «Йолдызлык»та да лауреат исемен алган иде. Яшь йолдызчыкка алга таба да уңышлар юлдаш булсын.


Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarany-yash-yoldyzchygy-mini-miss-tatarstan-2022-konkursy-finalynnan-blklr-beln-kaytty