«Диван мендәре тегү» дигән мастер-класс

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

         Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары өчен «Диван мендәре тегү» дигән мастер-класс оештырылды.

     Мастер-классны өлкән яшьтәге волонтер Закирова Нурия Кәшиф кызы уздырды. Ул үзенең осталыгы, таланты белән билгеле. Нурия Кәшиф кызы үзенең иҗади эшләренең уникаль коллекциясен күрсәтте – чигүле калфаклар, түбәтәйләр, эшләпәләр.

     Бу мастер-класста ул ата-аналарны, балаларны һәм хезмәткәрләрне оригиналь мендәр тегү сәнгатенә өйрәтте. Нурия Кәшифовна мендәрнең тегү процессын этаплап аңлатты. Диван мендәр булдыру күп көчне алмый, бары тик шатлык бүләк итәчәк.

     Ата-аналар мастер-класс үткәргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чөнки хәзер алар үз өйләрендә бу матур эшләнмәләрне иҗат итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International