Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2022 елның 28 мае, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

28 майның 21 сәгатьтенән 29 майның  21 сәгатенә кадәр.

 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 29 маенда төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, көндез урыны белән яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+10˚.

Көндез максималь һава температурасы +16..+20˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International