«Фольклор каруселе» конкурс-уен программа

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсе Бөтенроссия Библиокич-2022 акциясендә катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары өчен, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлап, «Фольклор каруселе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар презентация карады, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, халык иҗаты китаплары белән танышты, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International