Әдәби сәгать: “Безнең Зәкуан!”

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 нче июнь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, шагыйрь, күп кенә популяр җырлар авторы Рөстәм Зәкуановның тууына 65 ел тулу уңаеннан “Безнең Зәкуан!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче шагыйрь Р. Зәкуанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында ял итүчеләр бик теләп  Р.Зәкуан шигырьләрен укыдылар. Биредә дәваланучы Ясирә Гарифуллина шагыйрь белән аралашкан ханым буларак, истәлекләре белән уртаклашты, Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган “Юк,юк,язмыш” дигән җырны башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International