Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган чараларны һәм «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 31 май көнне балалар өчен «Куркуның күзләре зур» курчак театры күрсәтелде
Әлеге чараның максаты – иҗади сәләтне, театр сәнгате белән кызыксынуны, әйләнә – тирә мөхит белән танышуны, коллективта дуслыкны үстерү.
Курчак спектакле гыйбрәтле, матур һәм кызыклы булды. Әкият геройлары балаларны үз –үзеңә ышанып яшәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтте. Курчак спектакле балаларга зур канәгатьлек һәм шатлык алып килде.