Асфальтта рәсем конкурсы "Матур балачак илендә»

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

     Кукмара муниципаль районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны яклау көненә багышланган «Матур балачак илендә" дигән темага асфальтта рәсем конкурсы узды.

 Асфальтта рәсем ясау - ул күңелле шөгыль генә түгел, ә балаларның әйләнә-тирә дөньяны танып-белү дә. Яшь рәссамнар карамагында ак бит түгел, ә үз карашларына тулы ирек бирергә мөмкин булган тулы бер территория булып чыкты. Балалар табигатьне, әниләрен һәм әтиләрен, кояш, күк, салават күпере, яраткан геройларын ясадылар. Асфальт тулысынча бизәлгән иде,  акбурлар бетте, ә  катнашучыларның  һәм оештыручыларныңа күңелләрен шатлык хисе биләде.    Бердәм атмосфера һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм якты рәсемнәр булдыруга ярдәм итте. Барлык рәсемнәр дә матур,  кызыклы, ә иң мөһиме - игелекле булып чыкты.

     Конкурста дуслык җиңде,чөнки барлык балалар да рәсемдә бәйрәмгә үз карашларын белдерергә тырыштылар. Ахырдан балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International