«Милли палитра» фестивале ачылды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь - Балаларны яклау көнендә «Халыклар китаплар белән дус» проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Милли палитра» фестивале ачылды. Фестивальнең максаты - балаларда мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү.

Бу көнне «Галактика» балалар иҗаты үзәгенең актлар залында, балалар сәнгать мәктәбендә, район мәдәният йортында һәм Комсомол мәйданында: Россия балалар язучысы, педагог, тәрҗемәче, Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы Наталья Волкова, Россиянең атказанган артисты Андрей Межулис, Россия Федерациясенең атказанган артисты Лидия Музалева, Россиянең Атказанган рәссамы Ирина Маковеева белән иҗади очрашулар узды.

Бәйрәмдә Россия мәдәният фондының «Бүген - балалар, иртәгә - халык» проекты җитәкчесе Ольга Ивановна Буцкая «Поэзия чикләрне белми» шигырь укучылар конкурсында катнашучыларны, «Сергей Михалковны туган телдә укыйбыз» Россия Мәдәният Фонды проектында катнашучыларны котлады.

#ГрантПравительстваРеспубликиТатарстандляподдержкипроектов творческихколлективовмуниципальныхучрежденийкультурыиискусства

#Российскийфондкультуры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International