1 июнь көнне “Бүген – балалар, иртәгә – халык” проекты кысаларында Мәскәү шәһәреннән иҗад делегациясе килде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне “Бүген – балалар, иртәгә – халык” проекты кысаларында Мәскәү шәһәреннән иҗад делегациясе килде. Иҗат төркемен район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле катнашында тантаналы каршы алу булды. Район мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты Андрей Межулис  белән очрашу үтте һәм Россияның атказанган артисты Лидия Музалеваның концерты оештырылды.

Балаларны яклау көне кысаларында Комсомол мәйданында Мәскәү шәһәре язучылары һәм артистлары белән очрашулар узды. Пчак, Село-Чура һәм Зур Кукмара авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре көче белән балалар өчен халык уеннары оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International