1 июнь көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре Балтач районында узган "Аулак өй баттл" проектында көч сынашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Татарстан язучылар берлеге, мәдәният һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чара үз эченә бик күп мавыктыргыч уеннарны колачлаган иде. Такмак язып аны җырлап бирү, шигырь өзегеннән авторын тану, “йөзек салыш” уеннары. Алар матур уен күрсәтеп, чыгышларына уңай бәя алдылар.