«Пушкин әкиятләре юллары буйлап» әдәби сәгать

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

6 июнь көнне Россиядә Пушкин көнен бәйрәм итү кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Пушкин әкиятләре юллары буйлап» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар  презентация карады, бөек шагыйрьнең балачагы турында белде, балалар өчен язылган әсәрләр белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде, А.С. Пушкин әкиятләре буенча буктрейлер, видеоклиплар карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International