Нечкәбил-2022

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

8 июнь көнне район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында «Татарстан-нык гаиләләр территориясе» исеме астында «Нечкәбил – 2022» Республика фестиваленың сайлап алу туры узды. Фестивальдә Әтнә, Балтач, Биектау, Мамадыш, Саба, Теләче районнары гаиләләре катнашты. Кукмара районыннан мәгариф идарәсе исеменнән Зиһаншиннар һәм мәдәният идарәсе исеменнән Хәкимҗановлар гаиләләре бәйгедә үзләрен унышлы тәкъдим иттеләр. Катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International