«Медная гора» тау чаңгысы комплексында Россия җыелма командасы әгъзасы, ски-кросс буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры, спорт мастеры кандидаты Сабурова Полина белән бергә фристайл буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының ике атналык укыту-тренировка чаралары уза. Эш ике сезон арасында физик әзерлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Көнгә ике тапкыр тренировкалар Үзәк стадионда, спорткомплекста, «Медная гора» комплексы территориясендә, шулай ук велокроссларда үткәрелә.