Халкыбызның милли бәйрәме "Сабантуй-2022"

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне "Киндер-куль" паркында халкыбызның милли бәйрәме "Сабантуй-2022" гөрләп узды. Бәйрәм кысаларында кунакларны милли ишек аллары каршы алды. Һәрбер ишек алдын районыбызның авыл мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм "Милләтемнең рухи байлыгы" дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Тамашада районыбызның жыр, бию, фольклор ансамбльләре, Кукмара шәһәре һәм Манзарас җирлегенең мәктәп балалары чыгыш ясады. Уеннар, ярышлар Казан шәһәреннән килгән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Сабантуй гүзәле -2022 исеменә лаек булды Төркәш авылы кызы Гөлназ Имамиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International