Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачыла.
1 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачыла: сайлау узган 24 катнашучы, төркемнәргә берләшеп, Татарстанда яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалаучы уникаль иҗади проектлар гамәлгә ашырачак. Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авылга да, шәһәргә дә» – Татарстан Республикасы өчен уникаль проект. Аның максаты: сыйфатлы мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне таныту буенча сыйфатлы һәм ихтыяҗ зур булган иҗади, формаль булмаган белем бирү шартлары тудыру», - диелә хәбәрдә.
Проект кысаларында «Паблик-арт», «Этно-фьюжн» һәм «Локал хистори» юнәлешләрендә лабораторияләр оештырылачак. Арт-резиденциянең барлык мәдәни продуктлары проектның соңгы көнендә, 6 августта, «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк.
Лабораторияләрнең кураторлары: «ТР Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина (Казан), Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе эксперты Александр Максимов (Мәскәү), архитектор, интерьерлар дизайнеры Анжелика Ермачкова (Казан).
Проектта тиешле форманы тутырып катнашырга мөмкин. Арт-резиденциядә катнашу бушлай, анда Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүче 14-35 яшьлек егет-кызлар чакырыла.
Проектны оештыручы: Кукмара муниципаль районы "Район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе. Әлеге проект Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды Гранты ярдәме белән үткәрелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kukmara-raionynda-avylga-da-saharga-da-digan-art-rezidenciya-acyla-5856007