«Җәйге елмаю» конкурс-күңел ачу программасы

2022 елның 17 июне, җомга

С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Ләйсән Әхмәтова һәм Фирдания Закирова «Җәйге елмаю» дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Чарада 4 нче мәктәпнең җәйге мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты.Балалар бик теләп, үз фантазияләрен күрсәтеп, хәрәкәтле һәм иҗади конкурсларның биремнәрен үтәде, шулай ук күңелле әдәби конкурсларда катнашты. Чара ахырында балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да якты тәэсирләр, уңай эмоцияләр, елмаюлар, шатлык һәм күңел күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International